Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин "Нөркәй" агрофирмасы ҖЧҖ баш инженеры Фирдәвес Галиевне 50 яшьлек юбилее белән котлады, күпьеллык намуслы хезмәте, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.