23 сентябрь көнне Сарман үзәк китапханәсендә гимназиянең 8 сыйныф укучылары өчен “Вакытлы матбугат- заман көзгесе” – исемле мәгълүмат көне үтте. Китапханәдә бик күп мәгълүмат,тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган . Белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, матур әдәбият, вакытлы матбугат чаралары - һәммәсе бүгенге укучыга багышлана. Китапханә барысы 14 исемдә газет, 18 исемдә журналлар ала. Бу көнне укучыларга газета – журнал материалларын, укуда ничек кулланырга кирәклеге турында файдалы мәгълүматлар бирелде. Шулай ук бердәм укучы билетыннан ничек куллану турында да аңлатылды.