ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

8 февраль көнне Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Янгын куркынычсызлыгы хемәтенең отставкадагы подполковнигы, “Җәлил чаткылыры” әдәби-иҗат берләшмәсенең рәисе Индус Мәрданшинга 80 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе үтте. Кичәгә Азнакайдан, Сарманнан И.Мәрданшинның каләмдәш дуслары, туганнары, шулай ук урта мәктәп укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмә әгъзалары, шагыйрь иҗатына битараф булмаган тамашачылар җыелган иде.

8 нче февраль көнне "Егет солтаны" районкүләм конкурсының чираттагы сайлап алу зона туры Күтәмәле авыл мәдәният йортында үтте. Бу көнне барлыгы 12 егет көч сынашты.

7 февраль көнне Сарысаз-Тәкермән авыл мәдәният йортында районыбызның 9 авылыннан егетләр "Егет солтаны" бәйгесендә көч сынашты. Сәхнәгә чыккан егетләребез үзләрен төрле яктан: милли йола һәм традицияләребезне белүләрен, кул эшләрен, физик әзерлекләрен, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Егетләребез бар яктан да килгән, камил, чын егет солтаннары.

17 февральдә Сарман “Старт” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең чаңгы базасында.

1-3 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә эшче һөнәрләрнең WorldSkills стандартлары буенча республика чемпионаты үтте. Катнашучылар арасында Сарман аграр көллиятенең икенче курс студенты Азат Тимербаев та булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International