Техниканы ярату аны чемпионатка китергән

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

1-3 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә эшче һөнәрләрнең WorldSkills стандартлары буенча республика чемпионаты үтте. Анда 300дән артык яшь белгеч республиканың җыелма командасына керү өчен көрәште. Катнашучылар арасында Сарман аграр көллиятенең икенче курс студенты Азат Тимербаев та булды. Ул «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә чыгыш ясады.

«Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» факультетында белем алучы Әлмәт авылы егете чемпионатта шактый зур казанышка иреште – Азат үз компетенциясендә өченче урын алды, медаль һәм диплом белән бүләкләнде. Аны чемпионатка мастеры Фәнис Мөхәммәтшин әзерләде.

Республика чемпионатына барганчы, Азат һәм тагын утызга якын егет узган елның декабрендә үзебезнең көллияттә WorldSkills чемпионатының зона этабында көч сынаштылар. Ул, зона этабында җиңеп, тагын тугыз шундый ук җиңүчеләр белән Казанда үткән чемпионатта катнашу хокукына ия булган иде.

– Минем өчен республика чемпионатында өченче урын алу җиңүгә тиң булды. Беренче-икенче урыннарны Казан дәүләт аграр университетында укучы егетләр алды. Алар биремнәрне ятлап бетергән иде инде, дисәң дә була, – дип, кичерешләре белән уртаклашты Азат. – Эшләп бетергәч, яңадан ялгышкан урыннарны төзәтеп чыгасы килде, әлбәттә. Икенче елга, Аллаһ боерса, беренче урынны алырга тырышачакмын.
«Икенче елга», дигәннән, мондый ярышлар Казанда 2018 елда да үтәчәк. Анда барыр өчен, тагын зона этабында җиңү кирәк. Сүз уңаеннан, төп зона этабы үтә торган урын булып Сарман аграр көллияте калды. Азатның сүзләре буенча, киләсе елда ярышлар күпкә катлаулырак һәм тагын да җитдирәк булачаклар. Егетнең максаты – 2019 елда республикабыз башкаласында үтәчәк WorldSkills Championship халыкара чемпионатында катнашу. Аны хәзер үк шунда катнашырлык итеп әзерлиләр. «Инглиз телен ныклап өйрәнәсе булачак, чөнки ул телдә дә сораулар бирәчәкләр», – ди Азат.

Республика чемпионатында исә егетләрнең эше экспертлар тарафыннан биш этапта бәяләнде. Катнашучылар башта John Deere тракторының клапанлы двигателендә җылылык аралыкларын тикшерделәр һәм көйләделәр, аннары Д-260 двигателен көйләделәр һәм форсункалар эшчәнлеген тикшерделәр. ACROS 585 комбайнының ургычын көйләгәннән соң, егетләр ПО-(4+1)-40 сөрү агрегатын комплектладылар. Соңгы эш «Pelikan» 1200 рулонлы пресс-җыйгычын комплектлау һәм көйләү булды. Азатның эшен 83,95 баллда бәяләделәр.

– Мин кечкенәдән машиналарга, тракторларга кызыга идем. Әтием машина йөртергә бәләкәй чактан ук өйрәтә башлады. Бишенче сыйныфта укыган чагымда машинада берүзем йөри башлаган идем инде. Берәр җиргә барганда, әтинең «әйдә, син рульгә утыр» дигән сүзләрен ишеткәч, сөенүләремне белсәгез. Тракторларда өч ел элек йөри башладым, хәзер аны бер көн эчендә сүтеп-җыя алам, – дип, серләрен ачты язмабыз герое.

Без Азатка алдагы ярышларында да уңышлар теләп калабыз. Мондый уңган егетнең барысы да яхшы булыр, дип ышанабыз.

Сүз уңаеннан

Быел WorldSkills стандартлары буенча чемпионатның милли этабы 15 марттан 3 апрельгә кадәр – Краснодар шәһәрендә, Дөнья беренчелегенә ярышлар Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең АбуДаби шәһәрендә 14-19 октябрь көннәрендә узачак.

Илназ СИРАЕВ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International