29 нчы октябрь көнне Җәлил беренче санлы мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен йомгаклау линейкасы булып узды. Беренче чиреккә йомгак ясалды, төрле конкурсларда катнашкан балалар грамоталар белән бүләкләнде, шулай ук макулатура җыю һәм көзге хәйрия ярминкәсенә йомгак ясалды. Балаларга Көзге каникуллар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр.