30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Шомлы шәхес культы еллары илебез халкы тарихында миллионлаган кешеләрне хаксыз рәвештә җәзалавы белән кереп калган куркыныч бер дәвер ул. Шул уңайдан Сарман гимназиясенең 10 сыйныф укучылары катнашында "Хәсрәтле еллар кайтавазы" дип исемләнгән тарихи дәрес үтте. Бу көнне укучылар репрессиягә эләккән татар язучыларының тормышы, аларның аяныч язмышлары һәм иҗатлары белән таныштылар.