Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне 2021 елның 19 ноябрендә уза. Дөнькүләм балалар көнен бәйрәм итү датасы 1959 елда, Бала хокуклары Декларациясен кабул итү хөрмәтенә барлыкка килгән. 1989 елда бала хокуклары турында Конвенция кабул ителә. 20 ноябрь-Бөтендөнья балалар көне дип санала.
Безнең мәктәп укучылары балаларга хокукый ярдәм күрсәтү Россиякүләм көнендә катнаштылар. Хезмәттәшлек, дуслык, гафу итү, толерантлык, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлек, кешелеклелек, тынычлык һәм татулык төшенчәләре турында сөйләштеләр.