Ноябрьнең соңгы якшәмбесе - Халыкара юл һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу көне. Шул уңайдан мәктәптә 15-20 ноябрьдә юлларда хәвефсезлек атналыгы үткәрелде. Атналык кысаларында юл йөрү кагыйдәләре буенча сыйныф сәгатьләре оештырылды, аларда юлда йөрүчеләрнең хокуклары һәм җаваплылыгы турында сөйләшенде. 2 а, 4б, 9 г сыйныфы укучылары алдында ПДН инспекторы Газизуллина Р. Р. чыгыш ясады. Башлангыч сыйныф укучылары кинотеатрда булып, ЮХИДИ кисәтүләре турында роликлар карадылар. Китапханәдә китап күргәзмәсе эшләде. Тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә һәм башка дәресләрдә дә юлларда булган проблемалар турында әңгәмәләр алып барылды. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды һәрвакыттагыча активлык күрсәтте. Алар театральләшкән тамаша әзерләделәр. Аны беренчеләргә, 3 нче санлы балалар бакчасына йөрүчеләргә күрсәттеләр, ЮХИДИ инспекциясе белән рейдка чыктылар. Активистлар җомга көнне флешмоб оештырдылар, ШУС президенты укучыларга һәм аларның әти-әниләренә мөрәҗәгать белән чыкты.