18 нче ноябрь көнне Җәлил гимназиясе базасында 10-11 нче сыйныф укучылары өчен "Балаларга хокукый ярдәм" дигән темага сыйныф сәгате узды. Балаларга үз хокуклары мәсьәләләре буенча хокукый консультацияләр бирү темаларына кагылдылар, таныш балалар эләгә торган тормыш хәлләре турында фикер алыштылар. Балалар сораулар бирделәр һәм үз фикерләрен әйттеләр.