25 нче ноябрь көнне "Кояшлы куян" дип исемләнгән энергияне сак тоту темасына багышланган республикакүләм үткәрелгән конкурста җиңүчеләрне бүләкләү булды. Бу конкурста Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче Гыйльманова Гүзәл җиңүче булды. Гүзәлне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!