Гер күтәрү буенча ярышлар

2021 елның 27 ноябре, шимбә

27 ноябрь көнне Сарайлы авылында гер спорты буенча мәктәп укучылары арасында район беренчелеге ярышлары уздырылды. Ярышлар Мөхәммәтов Наил абый истәлегенә багышланды. Икенче санлы Җәлил мәктәбе командасы гомуми зачетта 1 урынга лаек булды.
Кызлар арасында Галләмова Арина, Хабибуллина Диләрә 2нче, Гомәрова Сабина, Яруллина Азалия 3 нче, Попова Юлия 4 нче урынны яуладылар.
Егетләр арасында Нигматуллин Булат 3 нче, Хәкимов Ранил, Корычбаев Әмир, Сөләйманов Марсель 4 урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International