Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Әниләр көне белән котлавы

2021 елның 28 ноябре, якшәмбе

Кадерле әниләр! Сезне иң җылы һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм. Cез тормышыбызның яме, иң газиз, иң якын кешеләребез. Бу көнне һәркем үз әнисенә карата җылы хисләрен белдерә. Ничә генә яшьтә булсак та, төпле киңәш сорап сезнең янга киләбез, сезнең һәрчак безне аңлап, ярдәм итүегезне беләбез. 
Бүген сезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә, күпме генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр сыман.
Күп балалы һәм тәрбиягә алган балаларны үстереп, аларга ана назын бүләк иткән ханымнар, яшьлекләре сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән, Бөек Җиңүне якынайткан апалар, хөрмәтле әбиләр ихтирамга аеруча лаек. Аларга бүген чиксез рәхмәтемне җиткерәм.
Кадерле әниләр, бәйрәм уңаеннан сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, балаларыгызның кадер-хөрмәтендә  озын куанычлы гомер кичерүегезне телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International