Республикакүләм наркоманиягә каршы көрәш проекты кысаларында SMS-дети хәрәкәте активистлары " Тигез мөмкинлекләр уеннары" акциясенә кушылдылар. Акция бистәнең Яшьләр үзәгендә үткәрелде. Педагог-психолог Габидуллина Г. И. мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата түземле булу турында әңгәмә үткәрде. Җыелган балалар белән спорт уеннары оештырылды, викторина төрле конкурслар булды.Акция ахырында һәр катнашучы бүләкләргә ия булды.