Әгәр балигъ булмаган балалар милеккә салым салынырга тиешле мөлкәткә ия булса, бу очракта салым түләү бурычын ата-аналар, балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак, үтиләр. Шуңа күрә балигъ булмаган балалар өчен салым түләү өчен Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкына баланы шәхси кабинетка тоташтырырга тәкъдим итә. Моның өчен теләсә кайсы салым органына паспорт һәм бала туу турында таныклык белән, законлы вәкилнең вәкаләтләрен раслап, мөрәҗәгать итәргә була. - әти-әнинең шәхси кабинетында «Профиль» бүлегендә «Гаилә керү» өстәмә битендә балигъ булмаган баланы өстәргә, баланың шәхси кабинетына запрос җибәрергә - җибәрелгән запросны баланың шәхси кабинетына күчеп, тиешле төймәгә басып расларга.