Үткәннәргә сәяхәт

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Казан шәһәрендә "Путешествие к истокам" XII республикакүләм ​ конкурсының бүләкләү тантанасы булды. Әлеге бәйгедә Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре җитәкчелегендә "Сарман гимназиясе" укучылары Чулпан һәм Данил Шәфигуллиннар катнашты. "Лучший культурно-познавательный маршрут "номинациясендә “Сарман чишмәләре”​ проекты 3 дәрәҗә лауреат булды. Эш барышында "Кара-каршы чишмә" һәм "Бузат"чишмәләре буенча туристик маршрут эшләнде. Җиңүчеләрне бүләкләү Казан шәһәренең, "Сәйдәш"мәдәни үзәге сәхнәсендә узды,аларга “Читай город” сертификатлары һәм бәйгенең истәлекле бүләкләре тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International