Колмәт авылында гомер итүче Әзһәт абый Газизовның 90 яшьлек юбилее

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

1нче декабрь көнне Колмәт авылында гомер кичерүче хезмәт һәм тыл ветераны Газизов Әзһәт Газиз улы үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.Юбилярны бәйрәм белән котларга  Сарман районы башлыгы Хоснуллин Фәрит Мөнәвир улы,Шәфкатъ халыкны социаль яклау үзәге җитәкчесе Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы,Сарман газетасы редакциясеннән Зөлфия  Шәрипова,Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Һадиуллин Илдар Нил улы,башкарма комитеты сәркәтибе Илдарханова Алсу Раиф кызы килделәр.Юбилярга сәламәтлек,бәрәкәтле,озын гомер теләп иң матур иң изге теләкләрен җиткезделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International