3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин мөрәҗәгатен җиткерде.

2021 елның 3 декабре, җомга

Бүген мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына, аларның хокукларын яклауга юнәлдерергә тиешле үзенчәлекле көн. Бу көчле рухлы затларның һәрбере, сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, нык, чыдам булырга, тормышны яратырга өйрәтә алырлык. Алар тормышның һәр мизгеленең кадерен тоеп, һәр иртәне шатлык белән каршылый белә. Күпләре, язмыш сынауларына баш имичә, сокланырлык ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык белән авырлыкларны җиңеп яши.

Хөрмәтле райондашлар! Мин янәшәбездәге физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм кулы сузарга һәм аларга җан җылысы бүләк итәргә чакырам. Аларга безнең тарафтан даими игътибар кирәк. Хәйрия кылу һәм шәфкатьлелек хисе шушы бер көн белән генә чикләнмәс, алдагы көннәрдә дә безнең күңелләрдән китмәс дигән өметтә калам.

Җылы мөнәсәбәтебез, кайгыртучанлыгыбыз белән азга гына булса да бу батыр йөрәкле затларның тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International