Туфрак-ул яңадан торгызыла торган ресурс түгел, ягъни югалган очракта, аны кеше гомеренең озынлыгы белән чагыштырырлык вакытта торгызу мөмкин түгел. Туфракларның торышы азык-төлеккә, суга, Һавага, безнең сәламәтлегебезгә һәм Җирдәге барлык җанның сәламәтлегенә йогынты ясый. 24нче декабрь көнне Бөгелмә шәһәрендә балалар экология-биология үзәгендә кече яшьтәге мәктәп балаларының С.Ф. Морозов исемендәге тикшеренү һәм проект эшләренең республика конференциясе булып узды. Безнең 3нче А сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Тимерхан ( кл. җит. Вәлиева Л.Ф.) «Туфрак пычрану – ул безнең киләчәгебез пычрану» темасы белән чыгыш ясады һәм мактаулы 2 нче урын алды.