Безгә дә кыш килеп җитте
Бирә генә кирәкне.
Аякка итек кидерде
Башка тире бүрекне.
Тик шулай да аптырамый
Кыш бабайны көтәбез.
Бүген аны каршыларга
Урманга без китәбез.
Короновирус йөрми ди
Агачлар арасында.
Шунда калдырып кайтабыз
Чирләрнең барысын да.
Яңа елны каршылыйбыз
Әйе, кышың шундый матур , салкын көнендә, аяк астында кар шыгыр-шыгыр җырлап торганда, үзебез эшләп чыккан “Җәлилнефть” идарәсеннән чакыру килде. Яңа елны каршыларга! Кайда?,- диген. Табигать кочагында. Күптән күрешкән юк иде. Экскурсияләргә дә аз йөрелде быел. Сөенә - сөенә киттек.
Чаңгы базасы безне җырлап каршы алды. Елмаеп, җырлап торган өч чибәр кыз безне шунда ук бөтереп алдылар. Без инде барыбыз да өлкән кешеләр, һич кенә туңарга ирек бирмәделәр. Килеп җиткән бер “егет” яисә “кыз” бии-бии җылындык. Ул арада җыелышып та беттек. Безне котларга озак еллар “Җәлилнефть” идарәсен җигелеп тарткан, бүгенге көндә аның җитәкчесе Рәис Асылгараевич та килгән. Ул безне бүгенге көн яңалыклары белән таныштырды, киләчәк планнар, иртәгә ниләр буласын сөйләп безне ташламаячакларын әйтеп куандырды. Профсоюз җитәкчесе В.Н.Филимонов, ветераннар җитәкчесе Р.А.Харисов, Х.М. Салихов та хәерле еллар теләп, рәхәтләнеп ял итәргә чакырдылар.
Без инде үз чиратыбызда бии-бии җылындык, пылау ашап, чәй эчеп, шашлыклардан авыз итеп, тәмле пирожоклар ашап, туңу турында уйлап кына да карамадык. Ашау эчү арасында алып баручы Ильнур Алишев уеннар уйнатып, бер генә кешегә дә күңелсезләнергә ирек бирмәде. Әле шул арада ел буе булган матур яңалыкларны да белдек. Берәүнең оныгы туган, аның авырлыгын, буен, елак түгеллеген дә белдек.Кемнеңдер оныгы өйләнгән, кем быел пенсиягә чыккан, кем юбилей үткәргән барын да белдек. Әле ул бәхетлеләргә аның өчен приз да эләкте. Бүләкне дә җәлләмәгәннәр. Кесә тулы конфет, шоколод белән кайттык.
Безне күңелле итеп ял иттерү өчен тәмле сүзе, якты йөзе белән йөрәкләргә кергән Ильнур Алишевка, матур җырлары белән сөендергән өч чибәргә, вокалист трио “Три нити” кызлары Оля, Дарья, Чулпанга сокландык. Сарафанлы рус кызы, җырчы Люба Мухареванның яңгыравыклы тавыш белән рус халык җырларын, “Валенки” ен башкарганда үзебезнең олтанлы итекләребезгә карап көлештек. Ә Чулпанның тавышы чын татарча матур да, моңлы да икәнен күреп куандык. Татар егете, Әлмәт драма театры артисты Илназ безне үзенең шаян татар халык җырлары белән кыздырды. Аңа кушылып үзебез дә җырладык. 30 градуслы суыкта “их, алмагачлары, сайрый сандугачлары” дип җырлаган чакта күктән карап елмайган кояш тагын да яктырак янды, салкын үзенең көче белән безне тагын да ныграк биергә чакырды бугай. Рәхәтләнеп җырлап, биеп җылындык. Мондый кызлар, егетләр булганда телебез дә, моңыбыз да сакланачак.
Кыш бабай белән Кар кызы да безнең бәйрәмгә килгәннәр, әйлән бәйлән уйнап аларга рәхмәт әйттек. 4 промыселда эшләп чыккан Рәхимә аларга җырлап та бирде әле. Билгеле инде , Кыш бабай аны бүләксез калдырмады, Маннанова Фәһимә дә безгә үзенең җырын бүләк итте. Арабызда нинди артислар бар бит , диеп горурландык.
Мондый очрашулар, аралашулар, бергә эшләгәндә булган хәлләрне сөйләшүләр барыбызның да күңеленә хуш килде. Тарасюк Н.В., Гараева Фатиха, һ.б бик күпләр кабат -кабат рәхмәтләрен әйттеләр.
Безне шашлыклар, тәмле пирожоклар, кайнар чәйләр һәм пылау белән сыйлаган кызлар Альбина, Илгизә, Лилия, Эльмира һәм Раильгә бик рәхмәтле булып кайтып киттек.
Барыбыз да безгә мондый бәйрәм оештыручыларга зур рәхмәтле булдык.
Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе, 25 декабрь 2021 ел.