Бүген "Сарман FM"радиосында Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге начальнигы Ирина Хәйруллина кунакта.
Ирина Владимировна район халкын яңа короновирус инфекциясе, грипп, ОРВИ таралу анализы белән таныштыру өчен килгән иде, бу авыруларны профилактикалау буенча киңәшләр бирде һәм бу авыруларга каршы көрәштә вакцинациянең мөһимлеген ассызыклады.