"Яңа ел каруселе - 2022"

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Сарман үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Яңа Ел каруселе - 2022"бәйрәмен үткәрделәр. 2022 нче ел символы булган - Юлбарыс, Кыш бабай белән Кар кызы ,Төлке, Бүре, Убырлы карчык ,Эт Х.Туфан урамы, 63 нче йорт адресы буенча урнашкан ишегалды халкына кунакка килделәр. Балалар һәм өлкәннәр, кунаклар өчен күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр белән бәйрәм программасы оештырылды. Һәм, әлбәттә, тамашада катнашучыларның барысы да Кыш Бабай һәм Кар кызыннан татлы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International