Мортыш Баш авылында яшәүче Гүзәлия апа белән Тавис абый Яббаровлар гаиләсе алтын туйларын бәйрәм итәләр.

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе
Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар,оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Мортыш Баш авылында яшәүче Гүзәлия апа белән Тавис абый Яббаровлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган. Алар 50 ел бергә пар канатлар булып гомер кичерәләр. Ярты гасыр бер-берсенә таяныч, терәк булып гомер кичерүче парны бу матур вакыйга - алтын туйлары белән авыл җирлеге башлыгы Флер Мөсәвир улы, авылыбыз ветераннар Советы Әлфия Рәис кызы, депутатыбыз Зәрия Наил кызы тәбрикләп истәлекле бүләк тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International