Җәлилгә яңа автогрейдер кайтты

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Җәлил поселогының “Төзекләндерү” җәмгыяте дә Яңа елга яңа техника белән керә. Республикадан торак-коммуналь хуҗалыкка ГС-14.02 автогрейдеры бирделәр.
- Безнең муниципалитетлар өчен Яңа ел - ул һәрвакыт икеләтә йөкләнеш, чөнки йортларны җылылык, газ, юллар белән өзлексез тәэмин итәргә кирәк. Яңа коммуналь техника быел ук үз бурычларын үтәячәк, - дип билгеләп үтә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бүләкләү тантанасында.
Бигрәк тә кыш көннәрендә юлларның һәрвакыт ачык, кардан чистартылган булуы мөһим. Бераз буранлап алса да, урамнарны, тыкрыкларны көрт баса. Менә шундый чакларда, тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, юл төзелеше хезмәткәрләренең эше кайный башлый.
- Безнең оешма район территориясендә эшли. Аеруча Җәлил поселогы, Кызыл Бакча, Яңа Минзәләбаш авылларына хезмәт күрсәтәбез. Урам-юл челтәрен тәртиптә тоту өчен билгеләнгән яңа техника бигрәк тә урынлы бүләк булды, чөнки булган техника елдан-ел туза, ватылып та тора. Район. республика җитәкчелегенә без зур рәхмәтле, - диде Җәлил поселогының “Төзекләндерү” торак-коммуналь хуҗалык” җәмгыяте генераль директоры Данияр Баһманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International