Бүген Кәүҗияк авылы тыл ветераны Гайсина Рабига Мусин кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева котлады. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы буенча бүлеге вәкилләре Гарифуллин Халит һәм Галимуллина Миләүшә шулай ук ветеранны котладылар. Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргат Хөснетдинов, Кәүҗияк авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова котлауларга кушылдылар, юбилярга сәламәтлек, якыннарының мәхәббәт һәм хөрмәтен теләделәр. Рабига Мусин кызы 1926 елның 31 декабрендә Башкортостан Республикасының Шаран районы Акбарис авылында туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлый. 1943 елдан 1948 елга кадәр район прокуратурасында секретарь булып эшли. 1949 елда Үзбәкстанга китеп, пенсиягә чыкканчы җәмәгать туклануында эшли. 1975 елда ул Башкортстанга кайта. 2014 елда Татарстанга Кәүҗияк авылына күчеп килә. Хәзерге вакытта авылда кызы белән Нурия апа белән яши.