Бүген "Карамелька" мәктәп яны лагере эшенең соңгы көне һәм сменаны ябу. Балалар ял иттеләр, күңел ачтылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Укытучылар Замаева Л. Н. Һәм Шәйхетдинова А. Л. күләмле Яңа ел открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар бик теләп открыткалар ясау өстендә эшләделәр. Ә соңыннан һәр бала татлы Яңа ел бүләге алды.