Балалар өчен Яңа ел-әкиятләр һәм могҗизалар чоры. Бу вакытта балалар Кыш Бабай, Кар кызы килүен һәм, әлбәттә инде, бүләкләр көтәләр. Әйтик, Декабрьнең соңгы атнасында Җәлил гимназиясендә 1-11нче сыйныф укучылары өчен яңа ел чаралары узды.
Барлык уку йортларында да тылсымлы бәйрәм якынаю сизелә иде. Балалар иң көтеп алынган кунакларны – Кыш бабай белән Кар кызын зур шатлык белән каршы алдылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, өй эшен күрсәттеләр. Яңа ел бәйрәме-киләсе елда иң яхшыга өмет белән, барлык теләкләрнең тормышка ашуын көтү белән бәйле искиткеч бәйрәм. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз!