Азалак авыл җирлеге мәдәният йортларында “Хуш киләсең Яңа ел " дип исемләнгән чаралар узды

2022 елның 1 гыйнвары, шимбә

30 һәм 31 декабрь көнне Азалак авыл җирлеге мәдәният йортларында « Хуш киләсең Яңа ел»дип исемләнгән чаралар булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсен кызыклы һәм бай эчтәлекле театральләштерелгән программасын әзерләгәннәр. Азалак авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов И.Г. барлык җыелучыларны Яңа ел белән котлады, аларга исәнлек-саулык, эшләрендә, гаилә тормышында уңышлар теләде
Җирле  артистларыбыз бәйрәм уңаеннан, берсеннән берсе матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Тамаша җыр-бию, кызыклы уеннар белән үрелеп барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International