«Бәйрәм дәвам итә!»

2022 елның 4 гыйнвары, сишәмбе

Балалар өчен яңа ел-әкиятләр һәм могҗизалар чоры. Бу вакытта балалар Кыш Бабай, Кар кызы килүен һәм, әлбәттә инде, бүләкләр көтәләр. Бүген Җәлил мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен онытылмаслык Яңа ел тамашасы әзерләделәр. Балалар иң көтеп алынган кунакларны – Кыш бабай белән Кар кызын зур шатлык белән каршы алдылар, тамашачылар гына түгел, ә бәйрәмдә катнашучылар да булдылар: үзешчән сәнгать номерлары күрсәттеләр, конкурсларда катнаштылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International