"Һәр ишегалдына Яңа ел" акциясе дәвам итә

2022 елның 4 гыйнвары, сишәмбе

Куйбышев урамында ишегалды бәйрәме үтте.
Бүген Сарманның Куйбышев урамындагы 74, 76, 78 нче йортлары каршында “Һәр йортта балкысын Яңа ел утлары” дигән исем астында ишегалды бәйрәме үтте. Мәдәният хезмәткәрләре зурлар өчен дә, балалар өчен дә кызыклы уеннар оештырдылар. Бәйрәм аеруча балалар күңеленә хуш килде. Алар “Кыш бабай” һәм “Кар кызы” командаларына бүленеп, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, Яңа ел турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Табышмаклар чишүдә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре, әби-бабалары да катнаштылар. Соңыннан бергәләп биеп алдылар, истәлеккә фотога да төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International