Бүген бистәдә салкынлыкны сизмәделәр дә кебек. Креатив чаналар фестивалендәге күңел күтәренкелеге туңарга ирек бирмәде. Моңа иҗат киңлеге, ак бәскә төренгән агачларның матурлыгы өстәлгәч, ямь өстенә ямь булды. Мәктәп командасы рус әкиятендәге Емеляның миче белән катнашты конкурста һәм 3 урынга лаек булды. Фестиваль Яңа 2022 елның ярышларына старт бирде. Алга таба да барыбызга иҗади уңышлар, креатив идеяләр, яңа ачышлар насыйп булсын. Яшь артистларыбыз Ания Тахавиева белән Булат Баһмановка аерым респект! Рәхмәт үзләренә!