2022 нче елның 5 нче декабрендә Сарман районының Җәлил бистәсендә «Кыш 2022» креатив чаналар фестивале булып узды, анда Җәлил балалар сәнгать мәктәбе катнашты һәм мактаулы 2 нче урынны яулады. Мәктәптә иҗади кешеләр эшләү сәбәпле, тылсымлы фил образы сайланган иде. Мәктәп укытучыларыннан торган «Шаян рәссамнар» командасы үзенең чаналарын «хыял артыннан куып» дип атады. Чыгышның тематикасы: рәссамнар дә - идеяләрне тормышка ашыручы кешеләр, үз кулларында карандаш, пумала, чүкеч, кадак тотып.