Җиңүче команда билгеле булды

2022 елның 7 гыйнвары, җомга

6-7 гыйнвар көннәрендә авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында волейбол ярышлары үтте. Ике көн барган уеннарны күзәтергә җанатарлар да күп килгән иде. Барлыгы 18 командадан торган ярышлар иң элек 4 зонада үттеләр, аннан һәр төркемнең җиңүчеләре ярымфиналда очраштылар. Финал уеннары 7 гыйнвар көнне "Айтуган" универсаль спорт залында үтте. Нәтиҗәдә Мортамак авыл командасы җиңү яулады. Икенче урынга - Әлмәт, өченчегә Александровка җыелма командалары чыкты. Җиңүчеләргә бүләкләрне районның эшмәкәре Маис Гайнетдинов әзерләде. Бүләкләү тантанасында район Башкарма комитеты  җитәкчесе Фәндәс Вәлиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International