Менә бу бәйрәм дисәң дә бәйрәм булды. Башка вакытта зур акчалар түләп , артислар чакырып күңел ачтыралар иде. Ә үзебездә күпме артислар яшәгәнен күреп аптырадык дип әйтмим, ә сөендек! Талантларның күп икәнен белә идек, ә аларның фантазияләренең чиксез икәнлегенә бу бәйрәм шаһит булды.
5 январь көнне ”Татнефть” һәм “Татнефть” каршында оештырылган Хәйрия фонды тарафыннан бик матур чара оештырылды. “Тылсымлы чана” дип аталган фестивальгә балалар белән эшләүче һәр оешма “үз күчтәнәче” белән килгән иде. Зур тамаша булды ул.
Мәйдан шау- гөр килеп тора. Кыш, салкын дип тормаганнар, җылы итеп киенгәннәр дә тамаша карарга дөнья кадәр халык килгән. Бер генә кеше дә килгәненә үкенмәгәндер. Үзебезнең арада яшәүче кызлар, егетләр менә дигән бәйрәм оештырганнар. Аларның һәрберсе кемнеңдер баласы, кызы, кияве, килене бит.
“Сарман районы пиратлары” н гына карагыз әле. Ата пиратлары озын бөдрә чәчле, үзен сакал- җон баскан, сыңар аяклы, күзләре ялт-йолт килә, чаналары (кораблары) нинди генә “куркыныч” рәсемнәр белән бизәлмәгән.Үзенең кынысында ялт-йолт итеп торучы кинжаллар, төшеңә керсә куркып уянырсың. Дуслары да аннан ким куркыныч түгел. Аларның зифа буйлы яшь кенә кызны урлап китүләре үзе бер театр. Кызны шундый матур итеп урладылар, башына капчык кидереп түгел, матур шәл ябындырып. Пиратларда байлык бар инде ул!
Спорт комплекс кызлары, пират кызлар, “Черная жемчужина” дип аталган, чана- корабларына утырып килгәннәр дә, үзләренең уңышлары белән җырлый-җырлый мактанышып “котны алдылар”. Аларның флагларына төшерелгән адәм башы рәсемнәре генә дә ни тора. Ул чәчләре, ул мыеклары. Район пиратларыннан ким җирләре юк. Каршыңа чыксалар куркырсың! Тик аларның күңелләре шундый изге, яхшы кешеләрне яклап, усалларны гына куркытып йөриләр.
1 балалар бакчасы кызлары бәйрәмгә чегәннәр таборы булып килгәннәр. Тамак тәмугка кертә инде ул. Салкын кыш көне дип тормый шул, ачык авыз ашарга сорый. Ә чегәннәрнең тамакларын җыр туйдыра. Җырлап, биеп, үзләрен күрсәтеп акча эшләргә чыккан чибәр чегәннәргә ни әйтәсең инде. Язмышлары шул булгач.
Талант кайда да югалмый инде ул. Монда рәссәмнар дә килгән икән. Команданың исеме “Озорные художники” . Алар ничек итеп хыялларны тормышка ашырырга кирәклеген бик ачык күрсәттеләр. Аларның шарлар белән бизәлгән “Тылсымлы фил”ен күргәч, болар максатларына ирешү юлында филләр кебек көчле икән дигән фикер калды. Шулайдыр, рәссәмнар алар болай да хыялый халык бит. Кулларына карандаш, пумала, чүкеч, кадак кебек вак -төяк әйберләр тотып кына да могҗизалар тудыра бит алар. Бер кеше күрмәгәнне алар күрә, алар үз куллары белән хыялларын тормышка ашыра беләләр.
УТТ егетләре һаман да эштә инде. Бәйрәм дип тормаганнар, чаналарына эш өчен кирәкле җиһазларын төягәннәр дә, басу иңлиләр. Юлларында очраган Кыш бабай аларга куян күчтәнәче итеп чыршы бүләк иткән.
Бу көнне әкият иленә кунакка килгәндә 6 нчы балалар бакчасы хезмәткәрләре аптырап калмаганнар . Чуртан кушуы, кызларның теләге буенча аларның чаналарына олы гына мич менеп кунаклаган. Җылы мичбашына гына утырып килгән Марья белән Емеля рәхәтләнеп безнең арада биеп һәм җырлап йөрделәр. Ә җыр сүзләре гап-гади һәм тылсымлы: хыялларыңны тормышка ашыру өчен тырышлык куярга һәм максатыңа ирешү юлында тайпылмыйча барырга гына кирәк икән.
“Бәхетең үз кулыңда,
Ычкындырма кулыңнан.
Кирәк урында була бел
Шул бәхетең юлында.
7 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре үзләренең чаналарына “Шустрики” дигән исем кушканнар. Ә үзләре алар шундый үткеннәр, көн салкын, ә кунакларның туңу ихтималын уйлаптыр инде беркемгә дә өшергә ирек бирмәделәр. Кыш бабай белән Юлбарыс малае җырлый-җырлый үзләре генә түгел, безне дә чакырып чыгарып биеттеләр.Кызып китеп Кыш бабай бияләйләрен дә салып карга ташлады әле.
Музыка мәктәбе кызлары, егетләре тулы спектакль алып килгәннәр. Талант инде , ни диясең! “Скоморохи” исемле тылсымлы чаналары матур итеп бизәлгән. Гитара беркетелгән ул чанага кагылуга музыка агыла башлый. Ә кызлары, егетләре җырга –моңга осталар. Чыннан да олы бер музыкаль гаилә. “Эх снег, снежок, белая метелица” диеп җырлаганда алар түгел без биедек.
2 мәктәп салкында кеше туңар диеп уйлап, миченә ягып мәйданны җылытты. Запас утыннары да бар иде хәтта. Салкында, мич каршына чүгәләп кулларны җылыту үзе бер җан рәхәте булды. Ә үзләре рәхәтләнеп җырлый-җырлый биеделәр.
3 балалар бакчасы кызлары үзләренең чибәрлекләрен исбатлар өчен чыкканнар инде бу көнне. Ап-актан киенгән тәкәббер “Снежная королева” үзенең иярчен кызларын ( свитасын) алып һава суларга чыккан, күз явын алырлык матурлыктан сукыраеп калгандай булдык. Ә чаналары...ап-ак көмештән коелган һәм чыннан да әкият иленнән китерелгән, кагылсаң уалып китәр кебек матур иде, без аңа читтән генә карап сокландык.
Гимназия хезмәткәрләре Кыш бабайның бүләкләр капчыгын“Тигрули” исемле чаналарына тагып алып килгәннәр. Чөнки ул күтәрерлек кенә түгел иде. Ә анда ниләр генә юк. Юлбарыс елы яхшы булсын, бәхетебез ташып торсын, ул ел безгә төрле бүләкләр алып килсен дип, юлбарысның күңелен күрергә теләгәннәр алар. Могҗизаларның барлыгына, хыялларының тормышка ашуына чын күңелдән ышана бит ул укытучы халкы.
4 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре “Чародейка” дип аталган чанага төялеп, үзләре белән себеркегә атланган убырлы карчыклар, мөгезле җеннәр, пәриләр алып килгәннәр дә, бергәләп биеп йөрделәр, курка -курка гына булса да без дә биедек.
1 мәктәп укытучылары “Җәлил итеге” дип аталган зур итеккә утырып килгәннәр дә, әй шуның өчен тартыштылар. Алар арасында усал ата, әни белән кыз да бар икән. Әтисе кызны урамга чыгармый, итек бирми. Кызын гел үз янында гына тотарга тели ахрысы. Тик алай булмый шул, кыз үскәч аның дөньяга чыгасы килә. Ә итек кирәк. Итек бар ул, ата кеше аны яшереп куйган. Имеш кызын саклый. Тик... Ә итеп шәәәәп! Бөтен Җәлил сыярлык.
Болар инде кызыл флаг җилфердәтеп кая баралар икән дисәк, 5 балалар бакчасы кызлары һәм егетләре бәйрәм кунакларын котлар өчен махсус әкиятләр иленнән, “Әкият” дип аталган корабль белән килгәннәр икән. Шигьри юллар белән безне котладылар.
Чангы базасы кызлары һич югалып калмаганнар. Кар өстеннән чангы белән йөгерсәләр, ә бу бәйрәмгә “Малиновая лада” дип аталган, бизәнгән, ясанган гап-гади бочкага утырып килгәннәр.
Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе.