Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлавы

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре, ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез һәм Россия прокуратурасының 300 еллык юбилее белән тәбрик итәм. Кануннар үтәлешен тәэмин итеп, гаделлек сагында торуыгыз, катлаулы мәсьәләләрне төгәл хәл итүегез, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен эзлекле яклавыгыз зур хөрмәткә лаек.

Бердәм, эшлекле, компетентлы коллективыгыз киләчәктә дә районыбыз яшәешендә законлылыкны тәэмин итү буенча принципиаль, төгәл эшчәнлек алып барыр дип ышанам. Үзегезгә һәм прокуратура ветераннарына намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Сәламәтлек, сабырлык, хезмәтегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек, бәхетле-сөенечле тормыш телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International