Газизова Хәдичә Хәйрулла кызынын 90 яшьлек юбилее

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Газизова Хәдичә Хәйрулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу дата белән аны Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Г. Р., «Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. А. котладылар.

   Хәдичә Хәйрулла кызы 1932 елның 17 гыйнварында Әлмәт районының Сөләй авылында туган. Туган авылында 7 сыйныф укып чыккан да, «Таң» колхозында төрле эшче булып эшлэгэн. Ә соңрак Ташкент шәһәренә тимер юлга эшкә киткэн. Бер елдан туган колхозына тракторчы булып кайткан. 1960 елда котельныйга промбазага эшкә урнашкан, соңрак СМУ-га эшкә кереп, аннан лаеклы ялга чыккан.

   Хәдичә Хәйрулла кызы 29 яшендә Иске Минзәләбаш авылында туып-үскән егеткә кияүгә чыккан. Алар ире белән бергэ 4 ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергэннэр. Бүгенге көндә 10 онык һәм 4 оныкчык үзенең уңышлары белән Хәдичә апаны  куандырып яшилэр.              Хәдичә Хәйрулла кызын   район башлыгы урынбасары Г.Р. Гәрәева котлады, истәлекле бүләкләр һәм җылы сүзләр тапшырды. Юбилярыбыз бу көнне аны котларга килгән һәркемгә сәламәтлек һәм иминлек теләде.

 

                                                                                                      Жэлил поселогы Советы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International