Хәтер атнасы

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

2022 елның 17 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр Россиядә ел саен үткәрелә торган -Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган “Хәтер атнасы” узачак.  "Хәтер атнасы" ның максаты – Холокост фаҗигасен кабат булдырмас өчен ул җинаять турында һәрвакыт истә тотарга һәм яшь буынга аның куркыныч икәнлеген аңлату. Мондый чаралар балаларда патриотизм хисләре, хәзерге дөньяда көч куллануга һәм рәхимсезлеккә каршы торырга омтылыш тәрбияли.

   Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да бу чарадан читтә калмадылар. Алар  «Саласпилс, кем күргән, онытмас» дигән темага презентация һәм «Холокост турында хәтер»фильмы карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International