Балалар өчен ышаныч телефоны-катлаулы хәлгә юлыккан һәм үз сорауларына җавап алырга теләүче балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук үз балаларына ничек ярдәм итәргә белмәүче ата-аналар өчен мөһим һәм кирәкле психологик хезмәт.
Балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыру максатыннан «Форпост» үзәге активистлары тарафыннан ышаныч телефоны эшчәнлеге турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән урам акциясе үткәрелде.