Кәүҗияк авыл җирлегендә гражданнар җыены

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Җирлек башлыгы Фиргат Хөснетдинов 2021 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2022 елга планнар белән таныштырды. «Сарман» агрофирмасының 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен Нурияхмәтов Элфак Зөфәр улы җиткерде. Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы чыгыш ясады. Доклад белән эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченные һәм Кәүҗияк авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Шакирова Фәүзимә Соббух кызы чыгыш ясады. Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International