Азалак авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов Илгизәр Габдулкаюм улы 2021 елдагы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2022 елга планнар белән таныштырды.
«Нөркәй» агрофирмасының 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән “Нөркәй” агрофирмасының "Уңыш" җитештерү комплексы идарәчесе Розумбетов Рөстәм Канжай улы таныштырды.
Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар белән Сарман муниципаль район башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы чыгыш ясады
Полиция участок инспекторы Мавлиев Ильвир Фангил улы 2021 нче елдагы эшчәнлеге белән таныштырды.
Чыгышлардан соң авыл җирлеге гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.
Халык өчен тематик күргәзмәләр оештырылды.