Саклаубаш авыл җирлегендә отчет җыелышы

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

19 нчы январь көнне Саклаубаш авыл җирлегендә отчет җыелышы булып узды.  Җыелышның беренче көн тәртибе буенча авыл җирлеге башлыгы Габидуллина Л.М. җирлектә ел дәвамында башкарылган эшләр турында сөйләде. Аннан соң “Туган як” агрофирмасы баш агрономы Ахметов И.Ф. агрофирмадагы эшләр белән таныштырып китте. Өченче көн тәртибе буенча участок инспекторы Данияр Данилович,  үзе эшләгән участокта тәртип саклау белән эшләрнең ничек торганын сөйләп китте. Дүртенче көн тәртибе буенча Сарман муниципаль районы Башлыгы Хуснуллин Ф.М. район эчендә узган елда башкарылгын эшләр белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International