19 январь көнне Әлмәт авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булды.
Җирлек башлыгы Данияр Газизов 2021 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2022 елга планнар белән таныштырды. «Сарман» агрофирмасының 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен Нурияхмәтов Элфак Зөфәр улы җиткерде. Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы чыгыш ясады. Доклад белән эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченные Марс Каримов чыгыш ясады. Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.