Рәзил Вәлиевкә 75 яшь тулу уңаеннан әдәби – музыкаль кичә.

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

        19 январь көнне «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә, Татарстанның   халык шагыйре Рәзил Вәлиевкә 75 яшь тулу уңаеннан 

«Әкрен генә көзгә кереп барам,

Аңлый барам  тормыш асылын» , - дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үтте.

                Танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, татар милләте, тарихи – мәдәни мирасыбызны саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү, татар мәдәниятен үстерү өчен янып йөрүче Разил Вәлиевнең татар әдәбияты тарихында үз дәрәҗәле урыны бар. 70 тән артык китап, 4 пьеса, 200 дән артык  җырлар авторы, әдәбиятның өч төрендә – поэзия, проза, драматургиядә актив иҗатчы, гамьле публицист буларак, ул 20 гасырның соңгы чирегеннән бүгенгәчә, әдәбиятны әйдәп баручылардан.

            Кичәне оештыручы район үзәк китапханәчеләре шагыйрьнең төрле темаларга язылган  «Кеше», «Елый –елый, сугыша –сугыша җирдә», « Күке авазы», «Карга белән кәҗә» дигән шигырь, мәсәлләрен укыдылар. Видеоязмада авторның  «Ядкәр» җыры яңгырады. Аның иҗатына багышланган презентация күрсәтелде.  Тамашачыларга «Киң колачлы иҗат» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International