Карашай-Саклау авыл җирлеге халык җыены

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2022 елның 20 гыйнвар көнне Карашай-Саклау  авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Хөсниева В.В.  2021 елдагы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2022 елга планнар белән таныштырды. «Нөркәй» агрофирмасының 2021 елдагы эшчәнлеге турында  Шәйхеразиев Х.Ш. сөйләде.  Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Г.Р. чыгыш ясады. Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Халык өчен тематик күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International