2022 нче елның 20 нче гыйнварында «Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» Сарман муниципаль районы оешмаларының кадрлар хезмәте белгечләре катнашында 2022 нче елда хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнарга үзгәрешләр кертү буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә катнашучыларга «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасын куллану тәртибе аңлатылды, хезмәт базарындагы вәзгыять, мәшгульлек үзәге программалары һәм хезмәтләре турында мәгълүмат бирелде, «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасы белән эшләү тәртибе күрсәтелде, шулай ук дискриминация характерындагы гамәлләр өчен җаваплылык турында мәгълүмат бирелде.