20 январь көнне Шәрләрәмә авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булды.
Җирлек башлыгы Хуҗина Наилә Наилевна 2021 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2022 елга планнар белән таныштырды. «Нөркәй» агрофирмасының 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен Шайхразиев Х.Ш. җиткерде. Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гараева Гузәл Рифкатовна чыгыш ясады. Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды