2022 елның 21 январендә Ләшәү Тамак авыл җирлегендә граҗданнар җыелышы узды.
Җирлек башлыгы Хабибуллин Ильфаз Загитович 2021 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2022 елга планнар белән таныштырды. «Җәлил» агрофирмасының 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен Газизов Р.Р.җиткерде. Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Валиев Фандас Анасович чыгыш ясады. Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды