Җирлек башлыгы Айдар Габдрахманов 2021 елдагы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2022 елга планнар белән таныштырды. «Җәлил» агрофирмасының 2021 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләрне Раил Газизов җиткерде. Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чыгыш ясады. Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.