Калимуллина Әнисә Фатхулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Ләшәү Тамак авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны  Калимуллина Әнисә Фатхулла   кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп утте. Юбилярга район  башкарма комитеты рәисе Валиев Фандас Анасович Россия президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлекле бүләген тапшырды. Котлауларга "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хабибуллин , ветераннар советы рәисе Гөлмира Ситдикова, балалары, оныклары кушылдылар. Аңа  сәламәт булып якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International