18 февраль көнне Сарман үзәк китапханәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Исхакый исемендәге премия лауреаты, якташыбыз Рәфкать Кәраминең 80 яшьлек юбилее уңаеннан «Ихлас иҗатлы якташыбыз» исемле әдәби - музыкаль кичә үтте. Анда “Сарман гимназиясе” һәм “Сарман гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары катнашты.
Рәфкать Кәрами татар укучысы яратып кабул иткән бик күп әсәрләр иҗат итә. Язучының иҗаты күп кырлы: ул роман, повесть, хикәя, шигырьләр яза. Халык аны «Оча кошлар белән янәшә», «Каргышлы этаплар», «Олы юл да сикәлтәле» романннары, «Кичке уйлар», «Ындыр тулы кибән», «Мәхәббәт бураннары» һәм башка повестьлары аша белә. Бүгенге чарада Үзәк китапханә хезмәткәрләре укучыларны язучының тормышы һәм иҗат юлы белән таныштырдылар. Кичә барышында язучының «Иссез ипи» хикәясе, «Минем гармун», «Рангазар» , «Әниемә» шигырьләре яңгырады. Укучыларга «Иҗат - гомер юлдашы» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, презентация күрсәтелде.