Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм татар халкының легендасы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган акция узды

2022 елның 19 феврале, шимбә

14-19 февраль көннәрендә Җәлил беренче санлы мәктәбендә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм татар халкының легендасы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган акция узды. Акция кысаларында мәктәптә тематик күргәзмә оештырылды, музыка дәресләре Илһам Шакировның иҗатына һәм тормышына багышланган иде, әдәбият дәресләрендә балалар бөек шагыйрь М.Җәлилнең шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International